Фотошоп дәресләре

Fotoshop программасын яратучылар өчен ярдәмлек

  • Төп бит
  • Автор
  • Дәресләр

Фотоаппарат объективы

Автор: admin

«Canon фотоаппараты» дәресендә аның объективын ясау бик җиңел түгел, әмма тагын бер редактор бар бит әле – Adobe Illustrator. Менә шул редактор белән ясаган объективны карап карагыз әле. Ясарга өйрәнергә теләүчеләр – языгыз!

08 Май 2011  |  Рубрика: Adobe Illustrator  |  Сезнең фикерегез »

Сыек шоколад

Автор: admin

Рәсеме булгач, тексты да булыр, кергәләп йөрегез! Компыгызда юк икән,  иллюстратор урнаштыра торыгыз

04 Май 2011  |  Рубрика: Adobe Illustrator  |  1 фикер »

Адашмыйк, дуслар!

Автор: admin

Мондый компас булганда, теләсәң дә адашмассың…

Бу дәрес ахырына  берничә катлау стилен һәм берничә инструменттан файдаланып, хромланган компасны нульдән ясауны үзләштерерсез.

500×400 пиксель үлчәмле документ ачып, фонын берәр төскә буягыз. Яңа катлау ясагыз да  elliptical marquee tool инструменты белән түгәрәк сызып, аңа берәр төс “агызыгыз”(Edit – Fill).
Хәзер select > modify > contract юлы буенча кереп, кыйммәтен 20-30 тирәсе ясап, DEL клавишасына басыгыз, менә шушындый алка барлыкка килер:

Алка өчен катлау стильләре куегыз: Blending Options:

Менә шушындый рәсем барлыкка килде:

Аннары Ellipse Toll инструменты белән менә шушындый фигурка ясагыз:

Бу “тоткыч” өчен алка катлавы стилен копирлагыз, моның өчен аның катлавы өстенә тычканның уң кнопкасы белән чирттереп, ачылган исемлектән copy layer styles не сайлагыз, аннары ясаган фигура катлавына чирттереп, paste layer styles не сайлагыз, менә нәрсә барлыкка килде:

elliptical marquee tool яки Ellipse Toll дан файдаланып,
эчтә икенче алка ясагыз:

(Blending Options):

Шушының кебегрәк сурәт килеп чыкты:

Ellipse Toll дан файдаланып, алкаларыгыз эчендә тагын бер түгәрәк ясагыз да, бу яңа катлауга шушы стильләрне кулланыгыз:

Хәрефләр куегыз:  N, E, S һәм W, аннары компаска Ellipse Toll һәм Horizontal Type Tool инструментлары ярдәмендә бүлемтекләр куегыз. Кыенсынсагыз, адресы менә туториал адресы:

pen tool белән “блик” формасын ясагыз, аны ак төс белән тутырыгыз һәм үтә күренмәүчәнлене 25% итегез: («Футуристик обой» ясау дәресендә бу турыда бәян ителгән иде)

Ellipse Toll, Line Toll яки Custom Shape Toll дан файдаланып уклар ясагыз, үтә күренмәүчәнлек – 50%.

Custom Shape Toll дан файдаланып, компас укларын ясагыз. Ук астына күләгә куегыз да соңгы нәтиҗәне карагыз:

Чыганак : hv-designs

Тамгалар: блик, компас, маска слоя, письмо по окружности
03 Апр 2011  |  Рубрика: Fotoshop  |  Фикерләр (4) »

<< Артка

  • Рубрикалар

    • Adobe Illustrator
    • Fotoshop
    • WordPress
    • Иҗат
    • Рубрикасызлар
    • Фотолар
  • Яңа язмалар

    • Фотоаппарат объективы
    • Сыек шоколад
    • Адашмыйк, дуслар!
    • Футуристик обой
    • «Электрлы» текст
    • Фотоаппарат «CANON»
    • Шар ясау(ялтыравыклы сфера)
    • Сабын куыклары (пумала ясау)
    • Пыяла шар
    • Яфрактагы тамчы
    • Тамчыдагы язу
    • Микрофон
    • ЭКГ (электрокардиаграмма)
    • Флаглы текст
    • Текст өчен гламурлы, пыяласыман, неонлы эффект.

© 2012 - Фотошоп дәресләре | Публикацияләр (RSS) | Комментарийлар (RSS)